Чаллының ГЭС бистәсенең 8/24 йортының дүртенче катыннан тәрәзәдән сикерергә җыенган хатын-кызны коткаралар.
Әлеге вакыйганың шаһитлары тиз арада коткару хезмәтен чакырталар. Сикерергә әзерләнгән хатынны үгетләп карыйлар, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре килә. Нәтиҗәдә аның исерек икәнлеге ачыклана. Ул яшәгән фатирда лаякын исерек иргә дә юлыгалар. Исерекләрне полиция хезмәткәрләре алып китә.
Нет комментариев