Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлфия Шәрифуллина: «Егетләр балаклаваларымның файдасын күрсен»

Башта ул тукымаларны үз акчасына сатып ала, соңрак, статуска куйган фотоларыннан күреп аңа кушыла башлыйлар. Беренче булып хезмәттәше 2 мең сум бирә.

Шәһәрдәшебез Гөлфия Шәрифуллина (Гыймазова) махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен балаклавалар, ягьни йөзне каплый торган баш киемнәре тегә. Бу эшне башта үз акчасына башкара, соңрак аңа акчалата ярдәм итүче кешеләр табыла. Луганск өлкәсенә 220 башлык җибәргән, тагын 44 әзер.. 

Өйләренә килеп кергәндә Гөлфия ханым белен пешерә иде – кечерәк чиләктә ачы камыр, газда ике таба кыза, беленне табасын сикертеп кенә әйләндереп тора. «Ут уйната икән бу кеше!» дигән фикерем әңгәмә барышында ныгыды гына. «Белен камырын мәрхүмә әнием өйрәткәнчә ясыйм, бик тәмле була, ябышмый да», – ди ул. Әнисе Мәгъсүмә һәм әтисе Хәмзә Зәй районы Алмалы авылыннан икән. Мәгъсүмә апа бик оста тегүче булган. Бу эшкә гаиләдәге җиденче баласын – төпчек кызын да өйрәткән.

– Алтынчы сыйныфта укыганда мин үземә сырган куртка тегеп кидем. 42нче мәктәптә укыдым, укытучым Татьяна Николаевна да бик әйбәт булды – хезмәт дәресендә без бик күп күлмәкләр тектек. Әнкәй өйдә югында тукымаларын алып кискәләп бетерә идем, ачуланмый иде үзе тагын. Абыйларым да үзләре башлыклар тегеп киде.

1981 елны Әфганстанда хезмәт иткән абыйсы Илгизәр турында кайгылы хәбәр килә. Ул хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Дүрт айдан әтиләре дә вафат була. Әниләре кайгыдан авырый башлый. Апалары аны Чаллыга алып килә, Гөлфия монда 3нче сыйныфка укырга керә.

Бүген Гөлфия Шәрифуллина үзе өч бала әнисе – кызына 26, олы улына 23, кече улына 10 яшь. Мәктәптән соң Чаллыдагы 47нче һөнәри уку йортында өс киеме тегүчесе һөнәрен үзләштерә, «Адонис» тегү фабрикасында эшли. Аннары ун елдан артык КАМАЗның тимерчелек заводында хезмәт куя. Бүген ул «Ар Си Эр» предприятиесендә контролер. Декрет ялында да, буш вакытларында да тегүен ташламый – аннан туйга, никахка башкаларныкына охшамаган күлмәкләр, сыйфатлы балалар киемнәре сорыйлар. 

«Текмичә тора алмыйм. Энә-җеп тотмасам, эчем поша. Тегү машианаларым бишәү – зурысы, җөйләрне эшкәртүче, трикотаж өчен махсус көйләнгәне бар. Тукымаларның ачык, чәчәклеләрен яратам. Акны аеруча үз итәм. Ошаса, кыйммәтлесен дә алам. Юрганыңа карап аягыңны суз, дигәндәй, ни бар, шунысыннан да тегәм. Сүз дә юк, сыйфатлы тукымадан киемнәр чыдамрак, килешлерәк чыга инде», – ди Гөлфия ханым.

Узган ел көз көне ВКонтактеда ул «Шьем для наших» дигән төркемне күрә. Андагы кешеләр балаклавалар тегеп хәрбиләргә озата. 

– Бала йоннарым кабарды. Ярый да мин җылы өемдә, ә ул солдатлар, минем өчен балалар – еракта, суыкта. Мин дә аларга ярдәм итә алам бит, дидем. Булдыра алганча – шушы баш киемнәрен тегеп. Һәлак булган абыема, мәрхүм әти-әниемә хәер-дога булып барыр дип үзем дә эшкә тотындым. Тегеп карый-карый, өлгеләрен сигез тапкыр үзгәрттем – уңайлы булсын, яхшы утырсын дидем. Абыемның улы Айдар да мобилизацияләнде. Казанда вакытта аның хатыны аша беренче теккән 30 данәне биреп җибәрдем. Энем фотоларын җибәрде, рәхмәт әйтте. Апа, бер размерга бәләкәйрәк итеп тек, диде. Үзгәрттем.

Тукыманың «сулый» торганын, җылы, йомшагын – флисны сайлый Гөлфия ханым. Баштарак яшел төслесен, хәзер кышын акны ала. Беренчеләрен абыйсын да уйлап, елый-елый тегә ул. Күңел җылым өстәлгән башлыкларым кешеләргә барып җитсен, файдасы тисен иде дип тели. Шул вакытта ул машина йөртүче булып эшләүче күршесенең махсус операциягә гуманитар ярдәм илткәнен белә. Һәм балаклавалар әзер булган саен аңа мөрәҗәгать итә. Олег исә, илтеп кайткач, егетләрдән рәхмәт сүзләрен җиткерә. 

Башта Гөлфия Шәрифуллина тукымаларны үз акчасына сатып ала, соңрак, статуска куйган фотоларыннан күреп аңа кушыла башлыйлар. Беренче булып элеккеге хезмәттәше 2 мең сум бирә.

– Кайвакыт миңа акча күчерүчеләр аз бирәм дип читенсенә. Бер танышымның үз тормышы да җиңел түгел икәнен беләм, 500 сум җибәрде. Аңа аңлаттым – бу суммага 5-6 балаклава тегәрлек тукыма, җеп алырга була. Димәк, шулкадәр ир-егетне салкыннардан саклый алабыз, дидем».

Акчалата ярдәм итүчеләр булса, Гөлфия Шәрифуллина толстовкалар да тегәргә әзер. 

Сәрия Гарипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт