Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте
Яңалыклар тасмасы

Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте

Вице-премьер моны коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең киеренке булуы белән аңлата.

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Вице-премьер шундый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


коронавирус

Нет комментариев