Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи 18дә кияүгә чыккан кызы Алсуны сюрприз ясап елаткан

Күптән түгел Уфада Хәния Фәрхи концертлары гөрләде. Ошый миңа ул куйган тамашалар. Ихласлыгы, үзенчәлекле тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулый белә. Бу юлы кече кызы Алсуга багышланган шигыре белән тамашачыны елатты. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше үз киңәшләрен бирә.

Иреңә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен сөйли, каенатасына - әти, каенанасына - әни дип дәшәргә, аларга җылы сүзеңне җәлләмәскә куша. Күләме буенча зур булган шигъри әсәрне бар зал игътибар белән тыңлады, ә аннары Алсу әнисенә гөлләмә чыгарды.

- Әнием бу шигырь турында алдан бер нәрсә дә әйтмәгән иде. Сюрприз булды ул. Залда гына түгел, сәхнәгә чыккач да еладым. Эмоцияләремне качырып кала алмадым. Ләйлә Дәүләтова аны шулкадәр безгә туры китереп язган. Күңелгә үтеп керерлек шигырь.

- 18 яшеңдә кияүгә чыгуыңа әти-әниең кары булмадымы?

- Юк, мәхәббәткә ничек каршы торсыннар инде? Ирем Руслан - әниемнең туган ягы - Тәтешледән. Моңа алар бары тик шат. 2013 елда таныштык. Ике ел очрашып йөргәннән соң, никах укыттык, ә быел туй уздырдык.
Русланым - курсант, МВД каршындагы Уфа юридик институтында белем ала. Бүгенге көндә дүртенче курста. Үзе теләп бу юнәлешне сайлаган. Бу өлкәдә зур уңышларга ирешәчәгенә иманым камил.

Казан финанслар университетында читтән торып укудан тыш, экеренләп эшли башладым. Язын үз-үземне дөрес бизәндерү буенча махсус курсларга йөргән идем. Бу шөгыль күңелемә ятты һәм бизәнү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә булдым. Әкеренләп клиентлар базасын туплыйм. Конкуренция заманы булуга карамастан, бизәнергә теләүчеләр күп. Кемгә - туйга, кемгә - туган көнгә, кемгәдер фотосессиягә барырга кирәк дигәндәй. Буш утырмыйм. Әти-әнием, тормыш иптәшем ярдәмендә өйдә кечкенә студиямне булдырдым. Эшләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.

- Бизәнү, прическа ясату күпме тора соң?

- Уртача 1000 сум. 300 сумнан башлаган идем. Яхшы косметика туплап, хакны әкеренләп күтәрдем. Бу эш белән әле күптән түгелдән генә шөгыльләнәм. Әле әниемне дә сәхнәгә бизәндереп чыгарган юк.

- Казан сагындырамы? Әти-әнидән аерылып китү авыр булдымы?

- Алар гастрольләрдә еш йөргәч, аларны атналар буе күрми торуга ияләндем. Алар Уфага килми тормый. Әле дә Башкортстан шәһәр-районнары буенча концертлары, күрешеп торабыз. Алар - безгә, без - Казанга йөрибез. Апамны һәм аның кызчыкларын бик сагынам. Киләчәктә Казанга күченергә планлаштырабыз.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X