Җиңү көне алдыннан ветераннар олуг юбилейларын билгеләп үттеләр
Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Дөлхамия Шәйгардан кызы Гардисламова һәм Әнүзә Абдулкадыйр кызы Вәгыйзовага 90 яшь тулды.
Дөлхамия Шәйгардан кызы Актаныш районының Иске Кормаш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 5 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. 1951 елда Пермь өлкәсенең Губаха шәһәренә күчеп китә, анда төзелештә эшли. 1955 елда гаилә Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозына күчә. Кирпеч заводында төрле эшләрдә хезмәт куя. 1956 елда кияүгә чыга.
Чаллыда 1975 елдан бирле яши. Машина җыю заводында эшли һәм 1990 елда шуннан лаеклы ялга чыга. Ветеранның ике кызы, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.
Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Импульс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Малышева да кушылды.
Әнүзә Абдулкадыйр кызы Вәгыйзова ТАССРның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туа. Азнакай кичке мәктәбен, аннары Куйбышев төзелеш техникумын тәмамлый. 1953 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаиләсе белән Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Камдорстрой» предприятиесендә план бүлегенең өлкән инженеры булып эшли.
Әнүзә Абдулкадыйр кызы өч бала тәрбияләп үстергән, ветеранның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев