Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Җиңү” паркында – Җиңү бәйрәме

Биредә берьюлы берничә мәйданчыкта ветераннарыбызны хөрмәтләделәр.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Чаллының “Җиңү” паркында да оештырылды. Биредә берьюлы берничә мәйданчыкта ветераннарыбызны хөрмәтләделәр.

Каһарманнарыбызга хөрмәт хисләрен белдерергә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов, Автозавод районы башлыгы Винер Харисов та килде. Алар “Геройлар аллеясе” мәйданында урын алган бәйрәм сәхнәсеннән яу батырларына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

“Чаллы районы җирлегеннән сугышка 14 меңгә якын кеше киткән. Якташларыбызның барысы да фронтның алгы сызыгында илебез азатлыгы өчен каһарманнарча көрәшкән. Бүген инде без ул батыр солдатларны, алар истәлегенә булдырылган әлеге гүзәл аллеядә,  чиксез горурлык һәм хөрмәт хисе белән искә алабыз. Мең-мең  рәхмәт сезгә кадерле ветераннарыбыз ”, - дип изге теләкләрен ирештерде Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе.

Чара барышында Фәрид Салахов “Безгә хәтер һәм дан васыять итеп калдырылган” дип исемләнгән  стройда йөрү һәм җыр башкару бәйгесендә  катнашучы мәктәп укучыларын да бүләкләде. Әлеге шәһәркүләм үткән конкурста 15нче мәктәп укучылары командасы җиңүче дип танылды. 

Урында ук шәһәрдәшләребез үзләре дә хәрби осталыкларын сынап карый алдылар. Паркта алар өчен автоматны җыеп-сүтү, солдат киемнәрен кием карау кебек мөмкинлекләр дә булдырылган иде. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр өчен кыр кухнясы да эшләде. Биредә олысы да, кечесе дә бик теләп солдат боткасыннан авыз итте.

Моннан тыш шәһәрдәшләребез Чаллыбызның танылган сәнгать коллективларның җыр-биюләре белән дә хозурлана алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм май яз ял