Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы монокала

Чаллы 2019 ел өчен Рос­сия Тө­зе­леш ми­нис­тр­лы­гы­ның “Шә­һәр ти­рә­ле­ге­нең сый­фат ин­дек­сы” рей­тин­гы нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча иң уңай шә­һәр мо­хи­те бул­ган «Иң ях­шы мо­но­шә­һәр­ләр» исем­ле­ге­нә кер­де. 

Шә­һәр ти­рә­ле­ге сый­фа­тын һәм аны фор­ма­лаш­ты­ру шарт­ла­рын ча­гыл­ды­ру­чы ин­декс­ны исәп­ләү нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча калабыз 202 балл җый­ды. Со­ци­аль ял итү ин­фрас­т­рук­ту­ра­сын ак­тив үс­те­рү өчен шун­дый юга­ры бәя ал­ды.
Шу­ны да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк, бә­я­лә­ү­нең бер кри­те­рие – шә­һәр киң­лек­лә­рен: парк­лар­ны, сквер­лар­ны, урам­нар­ны һәм яр буй­ла­рын тө­зек­лән­де­рү. Элег­рәк “Көн­дә­лек тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча 5 адым” мо­но­шә­һәр­ләр­не үс­те­рү фон­ды прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да шә­һәр­ләр­дә 1180нән ар­тык шун­дый про­ект га­мәл­гә ашы­рыл­ган иде. Алар­ның кай­бер­лә­ре бә­я­лә­ү­дә исәп­кә алын­ды. Чал­лы­да “5 адым” прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да Шиш­кин буль­ва­ры, Азат­лык мәй­да­ны, Габ­дул­ла Ту­кай яр бу­ен­да­гы при­чал бе­лән Кә­рим Тин­чу­рин буль­ва­ры тө­зек­лән­де­рел­гән. 2016 ел­дан 2018 ел­га ка­дәр дә Яр Чал­лы «Ил­нең иң ях­шы 10 мо­но­шә­һә­ре» исем­ле­ге­нә кер­гән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация