Ниһаять, яңгырлы һәм болытлы көннәрдән соң Татарстанга җылы көннәр кайтты.
“Мондый һава торышы киләсе атнага кадәр сакланчак”, - ди синоптиклар. Барысына да - Скандинавия циклоны сәбәпче.
Гидрометеоүзәк сайты хәбәр итүенчә, Чаллыда атна буе термометр баганасы +19 градусны күрсәтәчәк. Киләсе атна башында исә хәтта 23 градуска кадәр җылытачак. Бары тик пәнҗешәмбедән генә көннәр кабат суыта башлаячак.
Нет комментариев