Яңа ел яллары турында карар имзаланды
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел яллары турында карар имзаланды

2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланды.

Киләсе Яңа ел бәйрәмнәре Россиядә ун көн, ягъни 30 декабрьдән 8 январьга кадәр дәвам итәчәк. Бу Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган карардан күренә. Документ тарафыннан 2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланган.

Хөкүмәт карарында 2024 елның беренче эш көне 9 гыйнвар булачак дип күрсәтелә. 2023 елның 30 һәм 31 декабре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, илдә Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк. 

2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бу эшләми торган бәйрәм көннәре булганлыктан, аларны 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерергә карар иткәннәр.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел бәйрәме

Нет комментариев