Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел кичендә сәгать ничәдә таксига заказ бирү отышлырак?

Танылган бер такси хезмәте, бәйрәм вакытында таксига заказ бирү өчен, отышлы вакыт аралыгын әйтте.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күпләр бүләк сатып алырга яки якыннарына һәм дусларына кунакка барырга тырыша. Танылган бер такси хезмәте башкала басмасы өчен таксига заказ бирү кайсы вакытта отышлырак икәнлеген сөйләгән.

Яңа ел алдыннан сервиста тарифлар үзгәрми, әмма бәяләр күп факторлар: районда буш машиналар һәм такси заказ бирергә теләгән кешеләр нисбәте, юл  арасы һәм озынлыгы, бөкеләр аркасында үзгәрергә мөмкин, дип яза http://shahrikazan.ru

31 декабрьдә таксига 20.00 сәгатькә кадәр яки 22.00 сәгатьтән соң заказ бирү отышлырак. Әмма ашыгырга кирәк, чөнки төн уртасына якынрак машина йөртүчеләр сменаларын төгәлләп гаиләләре янына ашыга, димәк линиядәге машиналар саны азрак булачак һәм бәяләр дә артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт