Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?

Әлегә республика территориясендә җылы циклон хакимлек итә.

Синоптиклар Татарстанда декабрьнең соңгы ике атнасына һәм Яңа ел төненә һава торышын фаразлады. Әлегә республика территориясендә җылы циклон хакимлек итә, ул арктик антициклоннан соң килде. Алдагы көннәрдә дә җирлегебездә җылы булачак, ял көннәрендә урыны белән җепшек кар явуы да көтелә.

Гисметео сайты мәгълүматлары буенча, киләсе атна башыннан температура минус тамгасына күчәчәк. Шулай да артык суытмаячак. Ай ахырына кадәр көндезләрен -2... -3..., төннәрен – 6... -9 градус салкын булачак. Яңа ел төнендә шундый ук һава торышы көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы