Яңа шәһәрдә торак йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар кайнар сусыз калды
Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның 6нчы этабы башланды.
5 августтан башлап яңа шәһәрнең 9нчы комплекс объектлары, 6нчы поликлиника, йогышлы авырулар хастаханәсе, «Медгард» комплексы, «Смарт Джим» фитнес үзәге, 14нче комплекстагы торак йортлар, «Апельсин» сәүдә үзәге, «Расстал» отеле кайнар сусыз калды.
Шулай ук 15, 17, 18, 19, 20, 21, 43, шулай ук 45, 46, 47, 48, 49, 50, 51, 56, 58, 59 комплекслардагы кайбер йортларга һәм объектларга кайнар су бирү туктатылды.
«Набережные Челны» санаториесе, Боровецк чиркәве, «Алан» базары, «Омега» сәүдә үзәге һәм «Опен Сити» ресторанына да кайнар сусыз эшләргә туры килә.
Норматив буенча җылылык торбаларын гидравлик сынау 2 атна эчедә тәмамланырга тиеш. Борчылырга урын юк. Гадәтттә НЧТС хезмәткәрләре бу эшне вакытыннан алда төгәлли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев