Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы политехник көллиятендә ике яңа остаханә ачылды

Әлеге остаханәләр WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар үткәрү үзәге дә булачак.

1 сентябрьдә Яр Чаллы политехник көллияте базасында ЧПУ станокларында электромонтаж һәм фрезер эшләре компетенцияләре буенча ике остаханә ачылды. Алар Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлылык сәләтен арттыру) Федераль проекты кысаларында булдырылды, дип хәбәр итә https://mon.tatarstan.ru.

Семинар ачылышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре, эш бирүчеләр – социаль партнерлар: «КАМАЗ» ГАҖ, ПТФК «ЗТЭО» АҖ, «ТЭМПО» ХК, көллиятнең педагогик коллективы, ата-аналар һәм укучылар катнашты. Беренче курс студентлары өчен яңа ачык остаханәләргә таныштыру экскурсияләре үткәрелде.

Әлеге остаханә  WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар үткәрү үзәге дә булачак. 

фото: http://kandik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф