Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр өчен өстәмә ипотека программасы булачак

Йөкләмә 1 июльгә кадәр башкарылырга тиеш.

Россиядә яшьләр, аерым алганда, яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен өстәмә ипотека программалары барлыкка килергә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.

Бу йөкләмәнең үтәлеше өчен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде. Йөкләмә 1 июльгә кадәр башкарылырга тиеш.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы программаларны камилләштерергә кушты. Бу торак мәйданын көтү срокларына кагыла - аларны кыскартырга, ә фатир сатып алуга түләүләрне, киресенчә, арттырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека төзелеш фатир йорт