Идел елгасында 4 кеше вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Идел елгасында 4 кеше вафат булды

Яшел Үзән районында гадәттән тыш хәл булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте: «Бортында 7 кеше булган катер әйләнеп капланган», – дип хәбәр итте.

Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган, калганнары исән калган. 

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, 2 катерда 10 кеше Идел буйлап сәяхәткә чыккан. «Йөртүченең идарәне югалтуы  нәтиҗәсендә бер судно әйләнеп капланган. Ике кыз һәлак булган, тагын ике пассажирны эзләү дәвам итә», – ди ул үзенең телеграмм каналында. 

Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләре  башланды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


волга бәла-каза кешеләр үлеме Катер

Нет комментариев