ТР Дәүләт Советы депутаты, «С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында, инвалидларны дәвалый һәм тернәкләндерә торган медицина, социаль учреждениеләргә ел саен финанс ярдәме күрсәтә.
Быел ул комбинаттан сайланган депутатлар белән берлектә бу максатка 300 мең сум акча юнәлтте.
Нет комментариев