Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игорь Куляжев: Урамнарны техника гына чистартып бетерә алмый, кул хезмәте дә кирәк

Ул кар көрәүчеләргә ихтыяҗ зур булуын әйтте

Техника кулланып кына, Казан урамнарын чистартып бетереп булмый, кул хезмәте дә кирәк. Бу хакта ТР бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Аның сүзләренчә, кар көрәүчеләргә ихтыяҗ зур. 500 ләп кеше җитми.

«Бу хәлдән төрлечә чыгарга тырышабыз. Беренчедән, җәй көне юллар төзелешендә катнашкан, кышын буш булган кешеләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Бу безне коткара. Мондый предприятиеләрдән юл эшчеләрен генә түгел, механизаторларны да грейдерларга утыртабыз. Шулай ук, азрак куәтле техника да сатып алырга тырышабыз», — диде Игорь Куляжев.

Тик ул кече техника белән генә проблема чишелмәвен әйтте. «Казанда трактор үтеп керә алмаслык урамнар да бар, бу вакытта куллар белән эшләргә туры килә», — диде комитет рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев