Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Июнь аенда җыярга яраклы дару үләннәре

Дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар.

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда гына ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Игътибарыгызга июнь аенда хәстәрләп куелырга тиешле табигать нигъмәтләрен тәкъдим итәбез. 
•    Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой). Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.
•    Зәңгәр күкчәчәк (василек синий). Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.
•    Өч төсле миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная). Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.
•    Юкә. Салкын тию, гастрит, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларынан булыша. Чәчәк аткан вакытында гына җыярга кирәк.
•    Сары мәтрүшкә. Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.
•    Канлы үлән (чистотел). Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.
•    Алтынбаш (золототысячник малый). Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.
•    Әрекмән. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Башны аның тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк.
•    Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Яфраклары кулланыла.
•    Тигәнәк. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.
•    Сукыр кычыткан (пустырник). Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар. Өске өлешен генә өзегез. 
•    Нарат. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре