Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике атна эчендә татарстанлылар «Мобиль сайлаучы» технологиясенә 3000нән артык гариза биргән

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә фактта булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә.

Документлар кабул ителә башлаганнан бирле ике атна дәвамында "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча сайлауларда катнашуга 3,3 меңгә якын татарстанлы гариза бирде. Шул ук вакытта гаризаларның күпчелек өлеше дәүләт хезмәт күрсәтү федераль порталы аша (www.gosuslugi.ru) бирелгән. 3000 тирәсе кеше үз урыны буенча сайлауларда катнашырга теләк белдерде. Калган татарстанлылар тавыш бирү көннәрендә үзләренең фактта булу урыны буенча сайлауларда катнашу теләге турында МФЦ офислары һәм территориаль сайлау комиссияләре аша гариза бирделәр.
Әгәр алдан ук гариза бирсәң, теләсә нинди уңайлы участокта тавыш бирергә мөмкин. Әйтик, сез Түбән Камада язылган, ә тавыш бирү көннәрендә Сочида ял итәчәксез, яки сез Казанда эшлисез, ә Әлмәттә язылгансыз.

Тавыш бирүдә катнашу өчен, туган шәһәргә барырга кирәкми. Механизмда каралган ысулларның берсе булган килеш тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә кертү турында гаризаны алдан ук язу да җитә, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 13 сентябрьгә кадәр МФЦда, территориаль сайлау комиссияләрендә, Дәүләт хезмәт күрсәтү федераль порталы аша (www.gosuslugi.ru) бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссияләре 8 сентябрьдән "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча гаризалар кабул итүгә кушылачак.

Гариза биргәндә граждан тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Әгәр ул республика чикләрендә булса, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Үзеңнең сайлау участогыңны тап» бүлегендә яисә «Минем сайлау участогы» республика Үзәк сайлау комиссиясенең «сайлау участогы» социаль челтәрендәге чат-боты аша үзең өчен уңайлы урынны сайларга мөмкин. Гариза бирелгәннән соң, сайлаучы күрсәткечләре яңа участокка беркетә һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән читләштерелә.

Фото: usmadm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021