Илфат Әскәров – халык артисты
Яңалыклар тасмасы

Илфат Әскәров – халык артисты

Мактаулы исемне ТР Рәисе тапшырды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Илфат Әскәровка «Татарстанның халык артисты» дигән Мактаулы исем бирелде. Илфат Әскәров 20 елдан артык иҗат дәверендә театр сәхнәсендә кабатланмас образлар тудырды. Яшь артистларның остазына, терәгенә әйләнде. Аны кино артисты, эстрада артистлары концертларын алып баручы буларак та яхшы беләләр. 

Тукай туган көне алдыннан аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләге тапшырды. 

«Аллаһка шөкер, бу ел минем өчен бик нәтиҗәле булды. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм республиканың театр әһелләре берлегенең «Тантана» премиясен, Чаллы Оскарын һәм инде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән халык артисты исемен алдым. Иҗатымны яраткан тамашачыларыма, хезмәтемне бәяләгән республика һәм театр җитәкчеләренә, коллективыма рәхмәт», – диде ул. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы театры ТР Рәисе халык артисты Илфат Әскәров

Нет комментариев