Җырчы хастаханәдә.
Популяр җырчы, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова хастаханәдә. Бүген ул күзенә операция ясата. Әлеге медицина учреждениесенә килгәч, ул бер савыттагы күзлекләргә игътибар иткән. «Операциядән соң кешеләр күзлекләрен калдырып китәләр», – дип үзенең фикерен белдергән. Җырчыны Казандагы операциягә дусты, җырчы Гөлназ Сираева алып барды. Операция уңышлы узсын, Илмира матур җырлары белән безне сөендерүен дәвам итсен.
Зөлфия ГАЛИМ
Нет комментариев