Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илмира Нәгыймованың абыйсының ике баласы ятим калды

Җырчының гаиләсенә моннан бер атна элек кайгы килгән иде: аның бертуган абыйсы утыз алты яшендә коронавирустан вафат булды.

Тирән кайгыдан соң Илмира инстаграмда бик күренмәде. Виртуаль дуслары аны юксына башлады. Ниһаять, Ильмира «сорау-җавап» сәхифәсе оештырып, инстадусларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Минемчә, игътибарга лаек, бик күпләрне кызыксындырган сорау болайрак иде: «Барлык туганнарыгызга сабырлык телим. Абыегызның гаиләсе бар идеме?»

«Бар… Ике баласы калды… Бер малай, бер кыз… Илназга — 12 яшь, Самирага — 2,6… Абыйның хәле кинәт бер-ике көндә начарланды. Үпкәләре сиксән процент ялкынсыну белән ашыгыч ярдәм машинасы алып китте… һәм җитешмәделәр… үпкәләре шешкән…» — дип җавап бирде Илмира.

Ильмиралар гаиләдә биш бала булганнар. Олы апалары да моннан дистә елдан артык элек араларыннан китеп барган. Менә инде абыйлары... Алар хәзер өчәү калдылар: Ильмира, сеңлесе һәм энесе. Аллаһы Тәгалә  аларны, әти-әниләрен һәм барлык туганнарын  исәнлек-саулыктан, сабырлыктан аермасын.

Зөлфия Фоатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу тамаша конкурс Илмира Нәгыймова