Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнар Миранов атказанган исем алгач интернента аны чәйнәп туялмыйлар

Яшь җырчы, Дәүләкән егете Илнар Мирановка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде

Бүген интернет киңлекләрендә шундый хәбәр таралгач, күпләргә “җиңелчә шок” булды шикелле. Әлбәттә, бу халык өчен көтелмәгән яңалык иде. Нәрсә уйларга, нәрсә язарга да белмиләр…

“Сәеррәк булды бу. Башта исем бирелде, аннан халык кем булыр бу дип кызыксына башлады. Хәзер шулай кирәк, күрәсең... Шулай “модно” бугай”,–диделәр.  “Венера Ганеева тырышкан инде, нәрсәсе аңлашылмый? Бөтен җирдә рекламировать итә бит. Матур җырласа да, бик иртә әле аңа атказаган булырга! Борын асты да кипмәгән!” – диештеләр.

“Кемдер бу – белгән юк. Анысы башка мәсьәлә. Ә менә кемнәр һәм ни өчен бирә икән ул атказанган исемен? Шул исем бирүчеләргә бер ярты сәгать карап торыр идем”, – дигән берсе. Ә икенчесе: “Русия герое”н бирергә иде. Вакланып яталар”, – дип көлгән.

Ә шулай да комментарийлар хит-парадында беренчелекне “Безнең илнекеме сон ул???” –дип сораган инстачыга бирергә булыр иде, мөгаен.

 

Автор : Ибрагимова Эльмира

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист