Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Зәкәрин Чаллыда футбол арена төзеде

«Мин үз шәһәремнән — Яр Чаллыдан башларга булдым. Мини-футбол өчен арена төзелешенә тукталдылар. Ел буе без барлык документларны җыйдык, тагын ярты ел төзелеш белән шөгыльләндек», — дип билгеләп үтте велоузышчы.

Татарстаннан танылган велоузышчы, «Джиро д ' Италия» велоузышының ике этабы, «Тур де Франс» велоузышының бер этабы җиңүчесе, шулай ук 2017 елда «Вуэльта Испания» велоузышында гомуми өченче урынны алган Илнур Закарин Яр Чаллыда ябык футбол аренасы төзеп турнир оештырды. Бу хакта велогончы Instagram сәхифәсендә язган.

 

«Без Zak Арена төзедек! Хәзер спорт сөючеләр бер урынга җыелып, вакытны файдалы итеп үткәрә ала. Инде декабрьдә үк без шәһәр тарихында өлкәннәр өчен мини-футбол буенча иң масштаблы турнир һәм балалар турниры уздырачакбыз. Һәм мин ышанам, алга таба-күбрәк. Бу әле эшнең башы гына", — дип яза Илнур Зәкәрин. Ул искәрткәнчә, 5 ел элек спортны популярлаштырырга тырышырга вәгъдә бирде. «Мин үз шәһәремнән — Яр Чаллыдан башларга булдым. Мини-футбол өчен арена төзелешенә тукталдылар. Ел буе без барлык документларны җыйдык, тагын ярты ел төзелеш белән шөгыльләндек», — дип билгеләп үтте велоузышчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев