Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова Чаллыга киләчәк

Җырчының концертлары өзелмәячәк

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың чирләве турында язган идек инде.

Аның хәле яхшыра, температурасы төшкән. «Тавышым яшелле-зәңгәрле. Янымда табиблар. Кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Әллә кайчан чирлисе булган икән... Бик кадерле кеше икәнемне аңламый да яшәгәнмен», – дип система астында ятам әле. Ятып арыдым да инде. «Бермуд» өчпочмагы – карават, дару өстәле, туалет. Шул өчпочмактан чыга алмыйм. 3-6 февральдә Уфадагы концертларыма җайланам, Аллаһы боерса.

Илсөянең Чаллыдагы тамашачылары да борчыла. Концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева аның сәламәтлеге өчен кайгыручыларга рәхмәт әйтте. «Аллаһы боерса, киләбез. Гөрләтеп концерт куярбыз», – диде.

Чаллыда Илсөя Бәдретдинованың концертлары 4-8 мартка билгеләнгән.
Җырчы белән әңгәмәне шушы сылтамага басып укырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт илсөябәдретдинова