Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова үзенең гаилә серен ача

Татар эстрада артисты Илсөя Бәдретдинова гаилә истәлекләре белән бүлешә. Җырчы хатирәләргә бирелеп, балачагы, әти-әнисе, апалары турында сүз кузгата. Гаиләдә өченче кыз булып туса да, әтисе аны гел малай кебек үстергән икән. Күрәмсең, бик тә малай булуын теләгәндер. Илсөяне әтисе малай булыр инде бу дип, өченче баласын көткән, әмма кыз туса...

Татар эстрада артисты Илсөя Бәдретдинова гаилә истәлекләре белән бүлешә. Җырчы хатирәләргә бирелеп, балачагы, әти-әнисе, апалары турында сүз кузгата. Гаиләдә өченче кыз булып туса да, әтисе аны гел малай кебек үстергән икән. Күрәмсең, бик тә малай булуын теләгәндер. Илсөяне әтисе малай булыр инде бу дип, өченче баласын көткән, әмма кыз туса да ул малайларга охшап үскән икән. «Мин гаиләдә өченче кыз. Әти, бәлки, монысы малай булыр дип тырышкандыр… Миннән соң кул селтәгән. (көлә) Ләкин барыбер малай кебек үстерде үземне. Күлмәк кигәнемне, курчак белән уйнаганымны хәтерләмим бәләкәй чакта. Кайчан карама, агач башында, велосипедта, кеше бакчасыннан алма басып, ә 12 яшьтән трактор руле артыннан төшмичә…», диде җырчы. Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, аларның өйләрендә гел хатын-кыз мохите була. Әтиләре хәтта ишегалдына чыгып, әтәч белән дә сүз коруга җиткән. «Өйдә әби, әни, Лилия апай, Люция апай, мин… Бер өй хатын. Әти әзрәк салгач, баскычка чыгып, әтәч белән сөйләшеп утыра иде: «Петя, син мине аңларга тиеш! Синдә дә хатыннар гына бит! Бер өй бит алар миндә дә! Ничек түзәргә соң боларга, ә?» дип бүлешә балачак хатирәләре белән Илсөя. Аннан тамашачыларын гаҗәпләндереп, Инстаграмга сакаллы фотосын куя. Әлбәттә, аның әтисе Илсөянең гомер буе малай булуын теләгәне өчен генә сакал үсеп чыкмаган. Ул аны махсус телефондагы кушымта аша ясый. Ләкин үзе әйтмешли: «Малай булып туган булсам, шәп егет булыр идем бугай». Тамашачылары да аның бү сүзләрен хуплыйлар. tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев