Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы киноны фонарь яктыртып сайлыйбыз

Программага танылган режиссер Александр Петров куйган фильмнар кертелгән.

Чаллыда ачык һавада кино карау матур традициягә әйләнде. 26 августтта чираттагы чара - Бөтенроссия урам киносы фестивале башлана. Ул 18 сәгатькә планлаштырылган. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев әйтүенчә, чара «Азатлык» мәйданында, Тукай яр буенда һәм Җиңү паркында булачак. 

27 августта – фестивальнең төп көнендә «Азатлык» мәйданында иң яхшы кыскаметражлы кинолар күрсәтеләчәк. Программага танылган режиссер Александр Петров куйган, танылган артистлар: Иван Янковский, Владимир Вдовиченко, Екатерина Шпиц, Аглаи Тарасова, Милоша Биковича  һәм башкалар катнашындагы фильмнар кертелгән. Фестивальнең җиңүчесе гадәттәгечә яктыртылган фонарьлар саныннан чыгып билгеләнәчәк. Кино караган кешеләр кесә телефоннарының фонарен яктыртып, теге яки бу фильм өчен тавыш  бирәчәкләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев