Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хокук сакчылары 7 үтерү очрагын ачыклаган

Ил буенча авыр җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсе тарихи максимумга җиткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдерүенчә, илдә кеше үтерү белән бәйле җинаятьләрне ачыклау тарихи максимумга җиткән. Саннар әнә шуны раслый. Бераз кадрлар кытлыгы сизелсә дә, төбәкләрдәге эчке эшләр органнары халыкның иминлеген саклау, тәртип урнаштыру һәм хокук бозуларны кисәтү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Мисал өчен соңгы алты айда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, барлык җинаятьләр саны - 2% ка кимегән. Шәхескә карата юнәлгән кырын гамәлләр дә 7,1% ка азрак кылынган. Үтерү кебек җитди җинаятьләрне ачыклау 99%ка арткан. 

Чаллы эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте вәкилләре редакциябезгә белдерүенчә, шәһәр буенча да күрсәткечләр игътибарга лаек. Соңгы алты айда кылынган 7 үтерү һәм кеше сәламәтлегенә җитди зыян салу очракларының (36 очрак) барысы да фаш ителгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига