Интернет-кибет товарларын Чаллы янында саклаячаклар
Яңалыклар тасмасы

Интернет-кибет товарларын Чаллы янында саклаячаклар

Биредә 3 мең кешегә эш урыны булдыру күздә тотыла.

Чаллы янында Ozon компаниясенең товарларын саклау һәм тарату үзәге төзиячәкләр. Бу эш белән Ромекс Group холдингы шөгыльләнәчәк. Яңа бина Круглое Поле авыл җирлеге территориясендә 60 га мәйданда сафка басачак. Биредә 3 мең кешегә эш урыны булдыру да күздә тотыла. 

Объектны май аенда төзи башлап, киләсе елның июленә тәмамларга исәп тоталар.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев