Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалидларга югары белем алу бушлай булачак

Россия Президенты 2021 елның 1 июленә кадәр законга үзгәрешләр кертүне йөкләде.

-информ»). Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында.

Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев