Йомырка хәтерне яхшырта
Сөяк һәм бавырга да уңай тәэсир итә.
Хәтерне яхшырту. Йомырка сарысында вакыйгаларны нечкәлекләренә кадәр истә калдырырга ярдәм итүче төп аминокислота бар.
Күрүне яхшырта: йомырка лютеинга – күрү сәләтен һәм ачыклыгын саклый торган витаминга бай. Лютеин табигый рәвештә күз челтәре катлавында була.
Сөякләр һәм тешләр өчен. Йомырка D витамины чыганагы булып тора, ул кандагы кальций һәм фосфор дәрәҗәсен көйли. Йомырка куллану шулай ук кальцийны үзләштерүгә ярдәм итә, сөякләрне ныгыта һәм остеопорозны булдырмый кала.
Тире, чәч һәм бавырның торышын яхшырта: В витамины чыганагы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев