Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәк әрнүе белән озатабыз

Бүген Чаллыдан һәм Тукай районыннан 448 ир-егет хәрби бурычын үтәргә китте.

Чаллыдан кичә 84 шәһәрдәшебез өлешчә мобилизация кысаларында Казанга киткән иде. Бүген «Энергетик» мәдәният сарае яныннан тагын 448 ир-егетне хәрби бурычларын үтәргә озаттык. 

«Повестка килде, хәрби комиссариатка бардым. Эштә бронь биргәннәр иде, шулай да китәргә булдым. Без бармасак, илебезне, гаиләләребезне кем саклар?» – диде «КАМАЗ»да эшләүче Рөстәм исемле егет. (Ул исемен үзгәртеп бирүебезне сорады). Аны озатырга әти-әниләре, 4 яшьлек баласы белән хатыны  килгән иде. «Исән-сау кайтырына ышанам. Эш урыныннан ай саен 50 мең сум акча бирәбез дип ышандырдылар. Без ничек тә яшәрбез, иң мөһиме ирләребез исән-сау кайтсын», – ди ул. 

Разведка ротасында хезмәт иткән Артур Абдуллинның кәефе күтәренке. «Мобилизация игълан ителгәч тә, хезмәт итәргә барам дидем. Безнең белән бергә хезмәт иткән кешеләрнең күбесен алдылар. Миңа да чират җитте. Максатыбыз  – Ватанны саклау, андагы егетләргә булышу, хәрби бурычны лаеклы үтәү», – диде ул. 

Ир-егетләребезне озатырга якыннары да килгән иде. Никадәр генә үзләрен тыныч тотарга тырышсалар да, күбесенең күзләре яшьле. Тыныч кына елаучылар да, хис-тойгыларын яшермәүче ханымнар да җитәрлек, ирләр исә борчылуларын сиздермәскә тырышалар. 

Шәһәрдәшләребезне озатырга һәрвакыттагыча шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул егетләр белән аталарча сөйләште, хәлләрен сорашты, кәефләрен күтәрергә тырышты. Хәрбиләрнең барысына да 20 меңәр сум акча, кирәк-яраклар тутырылган капчык, җылы эчле аяк  киемнәре бирелде. 

Соңыннан ир-егетләр автобусларга утырып Казанның танк училищесына киттеләр. Биредә хәрби күнекмәләр алгач, алар Украинага махсус хәрби операциягә җибәреләчәкләр. Аллаһы Тәгалә үзләрен саклап йөртсен. Барлык ир-егетләр тиз арада, гаиләләренә  исән-сау әйләнеп кайтсыннар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт