Шəhри Чаллы

Җир асты кичүендә 51 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен табалар

Кичә кич әлеге урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар

«Челнинские известия» газетасы хәбәр иткәнчә, кичә, 21:30 минутта  полиция хезмәткәрләре  «Энергетик» мәдәният йорты тукталышындагы җир асты кичүенә чакыралар.  Анда яшәү билгеләре булмаган бер хатын-кыз табыла, спиртлы эчемлекләр кулланган булуы ачыклана. Хатын-кыз 1969 елгы була.  Соңгы вакытта аны еш кына җир асты кичүендә картон өстендә төн куннуы билгеле була.

Чыганак: Челнинские известия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: