Иртәгә Чаллыда ничә пар язылыша?
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә Чаллыда ничә пар язылыша?

Гаилә коручылар матур датаны сайлаганнар.

Иртәгә  2023 елның 23 сентябре. Чаллы яшьләре никахларын матур даталарда рәсмиләштерергә яраталар. 

«23.09.23 датасында язылышу өчен 50 пар гариза бирде. Һава торышы да матур саклана. Датасы да матур. Яшьләребез бәхетле булсыннар», – диде «Шәһри Чаллы» журналистына Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.

Фото ЗАГС идарәсеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җир гаилә закон проект загс

Нет комментариев