Иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшләмәячәк
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшләмәячәк

Халыкның куркынычсызлыгын кайгырту максатыннан, республика Президенты карары белән, иртәгә оештырылырга тиеш булган ярминкәләр булмаячак.

Ярминкәләргә халык күп йөри, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, шуңа да халыкны килеп туган вазгыятьтә куркыныч астына куя алмыйбыз, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова.

Азык-төлек кибетләре штат режимында эшләячәк. Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы кибетләрдә продуктларның булу-булмавын тикшерә. Әлеге мәсьәлә Президент контролендә.

 

Шәһри Казан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев