Иртәгә, 7 ноябрьдә һава торышын күзәтүчеләр карлы яңгыр явачак, дип әйттеләр.
Чаллы күге көне буе болытлы булачак икән. Температура +1, +2 градус. Башта яңгыр явачак аннан ул кар катыш явымга әйләнәчәк.
Синоптиклар дүшәмбедән салкыннар киләчәк һәм юлларда бозлавык булачак, дип кисәтәләр. Алдагы атнада Чаллыда һава торышы тотрыксыз булачак.
Нет комментариев