Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде

«Киа-Рио» һәм «Лада Калина» машиналарын танырлык түгел.

Кичә кичке сәгать 4тә Менделеевск районының Бәзәкә һәм Ижевка авыллары арасында дүрт кешенең үлеменә китергән коточкыч юл һәлакәте теркәлде. 
«Киа-Рио» автомобилен йөртүче 55 яшьлек ир-ат тизлек режимын сакламый, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Калина» белән бәрелешә. «Киа Рио» юл кырыена төшеп каплана.  

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелә. Алар – «Киа Рио» машинасын йөртүче үзе (Әгерҗе районында яшәгән), аның 56 яшьлек пассажиры (Түбән Камада яшәгән ир-ат) һәм 46 яшьлек пассажиры (Чаллыда яшәгән хатын-кыз), шулай ук «Лада Калина»ның 26 яшьлек пассажиры (Менделеевск районыннан). "Алар фаҗига урынында ук үләләр, ә «Лада Калина»ның йөртүчесе күпләгән имгәнүләр ала", - дип хәбәр итте Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев.

Фото http://mendeleevskyi.ru/ сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига