Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Июльдән юл йөрү кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр үз көченә керде

Элгәре, әгәр машинаңны тыелган урында калдырсаң, шунда ук эвакуатор белән төяп алып китә торган иделәр. Яңа кагыйдә буенча бу тыела. Шулай ук машинаң эвакуаторга төялгән чакта килеп җитсәң дә аны алып китәләр иде. 1 июльдән башлап бу да тыела, ягъни машинаны төягән вакытта килеп өлгерсәң, техникаң кире бирелә, бары штраф...

Элгәре, әгәр машинаңны тыелган урында калдырсаң, шунда ук эвакуатор белән төяп алып китә торган иделәр. Яңа кагыйдә буенча бу тыела. Шулай ук машинаң эвакуаторга төялгән чакта килеп җитсәң дә аны алып китәләр иде. 1 июльдән башлап бу да тыела, ягъни машинаны төягән вакытта килеп өлгерсәң, техникаң кире бирелә, бары штраф салына. Әгәр дә машинагызны шул урында протокол төзеп кире кайтармыйлар икән, эвакуатор хезмәткәрләренең үзләренә 20 мең сум күләмендә штраф каралган. Әлеге көнгә кадәр машина йөртү таныклыгы булмаган очракта да автомобильне штраф тукталышына алып китә иделәр. Яңа кагыйдәгә ярашлы, инспектор рация аша кешенең таныклыгы бармы яки юкмы икәнен ачыкларга тиеш. Әгәр таныклыгы бар икән, оныткан өчен 500 сумга протокол төзеп үткәреп җибәрергә тиешләр. Бакчага йөрүчеләр бу яклап җәфа чигә иде. Күпләребез бакчага барганда, я кайткан вакытта өс киемнәрен алмаштыра, ә таныклык торып кала. Инспектор сине тыңлап та тормый, машинаңны штраф тукталышына алып китә иде. Ай башыннан, әгәр туктарга тыелган җирләрдә "эвакуатор эшли" дигән билге куелса гына машинаны алып китәчәкләр. Ул юк икән, машинагызга тимәячәкләр. Ә инде тыелган урында аны калдырып китсәгез, штраф язачаклар.

Физик мөмкинлекләре чикле машина йөртүчеләргә дә яхшы яңалык бар. Зур сәүдә үзәкләре, вокзал, аэропорт һәм дәүләт оешмалары тукталышында инвалид коляскасы төшкән билгегә күпләрегезнең игътибар иткәне бардыр. Әгәр аны санга сукмый, шушы урынга машинаңны куеп китсәң, 5000 сумыңны әзерлә.

Тагын да бер зур яңалык: гадәттә, вак-төяк авария аркасында да машиналар инспектор килгәнче сәгатьләр буе бөтен юлны каплап утыра иде. Яңа кагыйдәләр буенча, алар машиналарын фотога яисә видео язмага төшереп, аварияне күргән чит кешеләрнең исем- фамилияләрен язып алырга тиеш. Аннары машиналарын юл читенә чыгарып куярга бурычлы булачак. Тик бу эшләрне нинди вакыт аралыгында башкарырга тиешләр, бу яңа төзәтмәләрдә каралмаган. Янә бер сорау туа. Моңа кадәр бәрелешкән машиналар юл уртасында сәгатьләр буена торып инспектор килгәнен көтәләр иде. Хәзер, машинаңны юл читенә чыгарып куярга рөхсәт ителгәч, аларның сезнең янга бөтенләй ашыкмавы бар.

Спиртлы эчемлекләр эчеп икенче тапкыр эләгүчеләргә җәза бигрәк тә каты булачак. Әлегә кадәр икенчегә эләгүчеләргә 50 мең сум штраф салына һәм 3 елга йөртү таныклыгы алына иде. Яңа кагыйдәләр буенча 200-300 мең сум штраф яисә 480 сәгать мәҗбүри эш эшләргә тиеш буласың. Кайбер очракта 2 елга иректән мәхрүм итү дә каралган. Әгәр дә юл фаҗигасе аркасында бер кеше һәлак булса, 2-7 елга ирегеңнән колак кагачаксың. Һәлак булучылар саны 2 һәм аннан күбрәк булган очракта 4-9 елга төрмәгә утыртачаклар. Моңа кадәр "текә" рәк кешеләр һәлак булучыларның туганнары белән үзара килешеп, я булмаса штраф белән котыла торган иделәр.

Юл җәяүлеләрне дә аямый. Алар арасында һәлак булучылар саны елдан-ел арта. Иң аянычы, юл фаҗигасендә күбрәк балалар һәлак була. Берничә ел элек машинаның фара утыннан яктылыкны кире кайтаручы тасмалар эшли башлаган иделәр. Аны тәүлекнең караңгы вакытында киемгә ябыштырып куярга киңәш ителә иде. Караңгы вакытта әлеге тасмалар ерактан ялтырап, җәяүле барлыгын искәртә. Машина йөртүче бу тасмалы кешеләрне гадәттәге 30-40 метр урынына 200 метр аралыктан ук күреп ала. Балалар киемнәренә әлеге тасмаларны фабрикада ук тегү регламенты да булдырылды. Барлык уку йортларында, мәктәпләрдә бу уңайдан аңлату эшләре алып барылса да, әлегә укучыларның 17 % гына бу тасмаларны куллана. Бүген аларны хәтта китап кибетләрендә дә сатып алып була.

Июльдән караңгы вакытта авыл, шәһәр урамнарыннан, шулай ук юл читеннән хәрәкәт итүчеләргә шундый яктыртучы тасма йөртү мәҗбүри!

Рәис Фәтхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев