Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Juna төркеме Чаллыда чыгыш ясаячак

Ә беренче концерт исә 28 гыйнварда Казанның MOÑ театраль мәйдәнчыгында була.

28, 29 һәм 30 гыйнварда Juna төркеме Казан, Чаллы, Уфа шәһәрләрендә концерт бирәчәк.
Татарстанның инди-төркемнәренең берсе, «Елның локаль музыкаль проекты» (2020), «Ел альбомы» (2020), G8 фестиваленең 5 төрле номинация җиңүчесе Juna төркеме 28 гыйнварда Казанның MOÑ театраль мәйдәнчыгында беренче концертын куя. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
29 гыйнварда төркемне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрында көтәләр, 30 гыйнварда алар Уфада MusicHall27 ресторанында чыгыш ясый.
Соңгы елларда Juna төркеме «Сүнгән йолдызлар», «Карурман», «Моң», «Сәйдәш. Йокысызлык», «Алтынчәч» спектакльләренең көйләре өстендә эшләде. Шулай ук Борис Гребенщиков һәм Сергей Летов белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга һәм ярты илне гизеп, төрле фестивальләрдә катнашырга өлгерде, диелә хәбәрдә. 

Фото: Яндекс.Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт