Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каен суы эчегез – дәвасы күп, белегез!

Ел буена җитәрлек көч, витаминнар туплап калу өчен кеше каен суы өлгергән чорда көненә 3әр стакан эчәргә тиеш аны.

Елына берничә көн генә булып ала ул. Шуңа күрә шушы гаҗәеп файдалы, эчеп туйгысыз тәмле эчемлектән авыз итеп калырга тырышыгыз. Экологик чиста, дәвалау үзлегенә ия, сусауны баса торган бу суның составында глюкоза, фруктоза, сахароза, органик кислоталар, хуш исле биологик актив матдәләр һәм кушылмалар, калий, кальций, натрий, магний, марганец, барий, бакыр, титан кебек минераль элементлар бар. Ел буена җитәрлек көч, витаминнар туплап калу өчен кеше каен суы өлгергән чорда көненә 3әр стакан эчәргә тиеш аны.

Каен суының файдалы үзлекләре:
*организмның саклану үзлеген ныгыта;
*азык үзләштерүне яхшырта;
*кан басымын нормага сала;
*канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;
*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;
*стрессны, хроник аруны киметә;
*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;
*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
*хатын-кызларда менопаузаны җиңеләйтә;
*күрем вакытында мускул тукымасындагы спазмаларны бетерә;
*ирләрнең потенциясен көйли;
*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
*онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;
*бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта;
*холестеринны чыгара;
*ябыгырга булыша;
*яралар төзәлүгә ярдәм итә;
*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт