Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама ярыммарафоны Яр Чаллыда спорт сөючеләрне җыячак

7 августта Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узачак. Чара бөтен Россиядән спорт сөючеләрне җыячак. 3, 10, 21 км, балалар өчен 1 км дистанцияләр тәкъдим ителә.

21 км дистанцияне – 350, 10 км араны - 300, ә 3 км юлны 200 кеше узарга теләк белдергән. Барлыгы 1000гә якын кеше катнашачак. Алар арасында Башкортостан, Чуашстан, Удмурт республикалары, Пермь крае, Мәскәү шәһәрләрендә яшәүчеләр.
"21 км араны йөгерергә теләүчеләрнең, 10 км дистанцияне узучылардан күбрәк булуы сөендерә. Бер атна вакыт калгач, теләк белдерүче кешеләр артты, киләсе елда катнашучылар санын арттырырга тырышырбыз", - дип сөйләде спорт чарасын оештыручы Вадим Янгиров. Ул шулай ук Башкарма комитетка ярдәм күрсәтү өчен рәхмәтен белдерде.
Барлык дистанцияләргә дә старт «Җиңү» футбол манежы янында биреләчәк.
«Старт футбол манежы парковкасыннан биреләчәк, катнашучылар «Җиңүнең 40 еллыгы» урамыннан Хәсән Туфан проспектына таба йөгерәчәкләр, шуннан Сөембикә проспектына таба, анда алар Боз сараена кадәр барып җитеп, кире юнәлештә Сөембикә проспекты  буенча «Омега» сәүдә үзәгенә кадәр йөгерәчәкләр. Аннары Хәсән Туфан проспектына һәм кире «Җиңүнең 40 еллыгы» урамына әйләнеп кайтачаклар. Әлеге ара 10 км тәшкил итә», - дип ачыклык кертте физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов. 
Әйтергә кирәк, футбол манеж янында ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр өчен мәйданчык оештырылачак, дип хәбәр итә шәһәр сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марафон