Камада бала батып үлгәннән соң, җинаять эше ачылды
Яңалыклар тасмасы

Камада бала батып үлгәннән соң, җинаять эше ачылды

Җинаять эшен тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынган.

Ундүрт яшьлек яшүсмер Чаллыда Камада батып үлгәннән соң, «Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Җинаять эшен тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Кичә Татарстанда шаһитлар баланы коткарып калырга омтылган, тик өлгермәгән — малай батып үлгән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев