Камада бер ир-ат батып үлде
Яңалыклар тасмасы

Камада бер ир-ат батып үлде

Ул тиешсез урында су кергән.

Фаҗига Менделеевск шәһәрендә Кама елгасында килеп чыга. Урынга килгән коткаручылар 26 яшьлек ир-ат гәүдәсен ярдан 30 метр ераклыкта 8 метр тирәнлектән чыгаралар.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән. Ул коену өчен махсус җиһзланмаган урында су кергән. 
Фото ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды.
 


су елга фаҗига кеше үлеме

Нет комментариев