Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал артистлары Чаллыда укучылар белән очрашты

Сәхнәләрдә Тукай образын гәүдәләндергән Илдус Әхмәтҗанов гимназия укучыларының татарча сөйләшүенә соклануын белдерде.

14 апрельдә елдагыча 54нче татар гимназиясендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән очрашу булды. Бу очраклы түгел. Моннан 22 ел элек театрның бүгенге көндәге яшь, талантлы директоры Илфир Якупов нәкъ менә әлеге мәктәпне тәмамлаган.  Бу исә теләк һәм тырышлык барында татар телендә белем алып та, зур дәрәҗәләргә ирешеп була алуның янә ачык бер мисалы.

Быел очрашуга Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары - Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчесе яшь, талантлы артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов килгән иде.  Мәртәбәле кунакларны мәктәп укучылары алкышлап каршы алдылар. Үзләренең чын татар егет-кызлары икәнлекләрен дәллиләп, Дилярә Закирова  әниләр турында искиткеч матур җыр башкарды. Альмира Ахунҗанова  Розалина Шаһиның “Сөембикә” шигырен укыды. Аларның оста чыгышын яшьтәшләре дә, артистлар да югары бәяләде.

Аннары бер-бер артлы кунакларга сүз бирелде. 1966 елдан бирле татар театр сәнгатенә хезмәт итүче яраткан артисткабыз Дания Нурлы өчен бу ел истәлекле булырга тора. Театрдагы эшчәнлеген Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендәге Айсылу роле белән башлап, берсеннән-берсе матур образлар тудырган, сәхнәдә Мөхлисә Бубый һәм Сөембикә кебек тарихи шәхесләрне гәүдәләндергән Дания ханым Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат. Аннары ул яраткан коллективы белән 75 яшьлек юбилеен үткәрәчәк. Ятимлек ачысы, бала хәсрәте күрсә дә, Дания Нуруллина кыйбласына һәм яраткан театрына, тамашачысына тугры калды. Бүгенге көндә дә уңышлы иҗат итә. Ул уңышларга ирешү өчен һәр эштә тырышлык кирәклеген әйтте.

Сәхнәләрдә Тукай образын гәүдәләндергән Илдус Әхмәтҗанов гимназия укучыларының татарча сөйләшүенә соклануын белдерде. “Зал тулы егет-кызлар саф татарча сөйләшә, йөзләрендә иман нуры балкый. Бу мине бик шатландырды. Сер түгел, бүгенге көндә телне, рухны, динне югалту куркынычы бар, әмма сезне күргәч күңелдә өмет уянды. Телебезне сакларга кирәк, шул рухта дәвам итегез. Белегез, татар телен югалту, ата-анаңны югалту, аларны картлар йортына илтеп ташлау белән бер, - дип ул  әниләр, театр һәм милләт язмышына багышланган шигырьләрен бәгырьләргә үтәрлек итеп сөйләде.

Яраткан артистыбыз Әсхәт Хисмәт тә гимназия укучыларының татар телендә сөйләшүенә соклануын, моның өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт белдерде.

Яшь артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов исә татар телен саклау, үстерү өчен нәрсә эшләргә дип аптырап торырга түгел, фәкать татар телендә сөйләшергә, укырга, язарга кирәклеген әйтте.

Театр директоры Илфир Якупов ел саен артистлар белән дустанә, җылы очрашулар оештырган өчен үзенең яраткан укытучыларына, мәктәп коллективына рәхмәт әйтте. Очрашуны укытучы Фәния Сафина матур итеп алып барды. Укучылар татар артистларының чыгышларын йотлыгып тыңлап утырдылар. Туган телебезне, татар театры артистларын яраткан, хөрмәт иткән малайлар һәм кызлар булганда милләтебезнең киләчәге бер дә өметсез түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният

2
X