Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры Отар, Вознесенский, Константиновка һәм Красная горка бистәләрендәге мәдәният сарайларында спектакльләр уйнаячак

Фәрит Бикчәнтәев: «Казан гастрольләре» проекты республикада мәдәни тормышка җан кертә.

Иҗат коллективларының Казан мәдәният сарайларында чыгыш ясавы республикада пандемия чорында чикләнебрәк торган мәдәни тормышны җанландырачак дип саный Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев.

«Безнең мәдәният йортларына җан керүе бик сөенечле күренеш. „Казан гастрольләре“ проекты бик әйбәт чара», дип бәяләде ул иҗат коллективларына мәдәният сарайларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган проектны.

«Җитмешенче, сиксәненче елларда бөтен дәүләт театрлары мәдәният йортларында чыгыш ясый иде, туксанынчы елларда бу практика бетте, чөнки мәдәният сарайлары тар-мар килде, базарга әйләнде», диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Казан гастрольләре» проектында Камал театры да актив катнаша. 9 мартта Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Хуш, авылым» спектакле күрсәтеләчәк.

Камал театры Отарда, Вознесенскийда, Константиновкада һәм Красная горкадагы мәдәният сарайларында спектакльләр уйнаячак. «Көннәре билгеле, килешүләр төзелгән», — диде театрның баш режиссеры.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев