Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ хезмәткәре Максим Мишакин Каманы 57 минут эчендә йөзеп чыга [фото]

Ул кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнә

Бу җәйдә Максим X-waters йөзү буенча бөтенроссия ярышларында катнашырга ниятләгән, әмма коронавирус пандемиясе аркасында моны эшли алмаган. Шуннан ул Камада йөзү оештырырга уйлый.

Йөзү вакытында Максимны яхта озата бара, ул хәрәкәт юнәлешен күрсәтеп барган, ә икенче ярда йөзүчене дуслары көтә. Йөзүче яхшы күренсен өчен, ул башына ачык сары башлык кигән. "Якыннарым башта шундый озын йөзүне оештыру идеясеннән бераз курыккан иде, тик яхта  озата баруны белгәч, тынычландылар», - ди спортчы.

 Максим йөзүен  Тарловкадан башлады, ә финиш ноктасы «Сандали» пляж клубы булды. Нәтиҗәдә, Максим Мишакин 2,7 км араны 57 минут эчендә йөзеп чыкты. 

Максим кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнә,  бассейнга еш йөри, шулай ук ел саен КАМАЗ ярышларында катнаша, анда призлы урыннар ала. Спортчының алдагы планы  Бөтенроссия ярышларында үз көчен сынап карау.

Фотолар Максим Мишакинның шәхси архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев