Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» коронавирус аркасында кыскартылган эш атнасына күчмәкче

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды.

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында әлеге илдән детальләр алуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. КАМАЗ әлеге мәсьәлә буенча хәлиткеч карарны март ахырында кабул итәчәк.

Шул ук вакытта, тулы булмаган эш атнасын кертмәскә дә мөмкиннәр, чөнки мондый документларны еш кына саклык чарасын күрү өчен кабул итәләр һәм күпчелек очракта үтәү вакыты җиткәнче гамәлдән чыгаралар. Мисал өчен, узган елда КАМАЗда башка төрле сәбәп белән чыгарылган шундый боерык үз көченә кермәде.

Экспертлар коронавирус инфекциясе таралу Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлеккә йогынты ясамаячагы хакында искәрткән иде инде.

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина