"КАМАЗ-Мастер" - беренче
Яңалыклар тасмасы

"КАМАЗ-Мастер" - беренче

Икенче урынны белорус Сергей Вязович экипажы (+3.19), ә өченче урынны «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Эдуард Николаев (+9.24) яулады.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы “Дакар” ралли-рейдының тугызынчы этабында да җиңү яулады. Экипаж юлны 3 сәгать 33 минут 42 секунд эчендә узды. Махсус участокның озынлыгы 410 км тәшкил итте. Махсус участок Вада-әл-Давасир һәм Харад шәһәрләре арасыннан узды.
Икенче урынны белорус Сергей Вязович экипажы (+3.19), ә өченче урынны «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Эдуард Николаев (+9.24) яулады.
Искәртеп үтәбез, җомга көнне Николаев гомуми зачеттан төшеп калды, әмма марафонда катнашуны дәвам итте.
Каргинов өчен бу җиңү быелгы «Дакар»да тоташтан дүртенче һәм тулаем алганда бишенче җиңү булды.


Нет комментариев