Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-мастер» командасы беренчеләр рәтендә

Дмитрий Сотников экипажы — икенче, «КАМАЗ-мастер»ның Антон Шибалов идарә иткән тагын бер экипажы өченче урынга лаек булды.

Пилот Дмитрий Сотников идарә иткән «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиеның өченче этабында икенче урынга лаек булды. Чаллы автоузышчысы идарә иткән «КАМАЗ», әлеге этапның җиңүчесе - «МАЗ» автомобилендә Сергей Вязович идарә иткән Беларусь экипажына нибары 18 секундка оттырып, 403 чакрым озынлыгындагы махсус участокны буйсындырды.

Сотников экипажы беренче өч билгедә (43, 88 һәм 137 чакрым) лидерлыкны сакласа да, 217нче километрда Вязович алга ыргылды. 354нче чакрымда «КАМАЗ» Беларусь пилотын янә 5 секундка артта калдырды, әмма финиш этабында Вязович җитезрәк булып чыкты.

Сотников экипажы — икенче, «КАМАЗ-мастер»ның Антон Шибалов идарә иткән тагын бер экипажы өченче урынга лаек булды. Аның күрсәткече – 3 сәгать 46 минут 30 секунд, ул лидердан 1 минут та 16 секундка калышты.

«КАМАЗ-мастер»ның башка экипажларына килгәндә, Андрей Каргинов – бишенче (3 сәгать 48 минут 42 секунд), Айрат Мәрдиев идарә иткән «КАМАЗ» сигезенче урынга (3 сәгать 56 минут 45 секунд) лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев