"КАМАЗ-мастер" командасы -"Дакар-2020" раллиенда җиңүче
Яңалыклар тасмасы

"КАМАЗ-мастер" командасы -"Дакар-2020" раллиенда җиңүче

 Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2020» раллиенда алтын һәм көмеш медаль яулады.

Бүген Согуд Гарәбстанында халыкара ралли-марафонның уникенче йомгаклау этабы, ул Харад-Киддия маршруты буенча узды. Уникенче этапта иң яхшы вакытны Андрей Каргинов экипажы күрсәтте, ул «Дакар»да ике тапкыр җиңүче булды. Антон Шибалов экипажы узышта "көмеш" яулады. "КАМАЗ-мастер" командасы 17 тапкыр раллида җиңүче булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автопробег җиңү автомобиль

Нет комментариев